Лениногорск урманчылыгы белгечләре «Яшь урманчылар» һәм «Дубки» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен чаралар үткәргәннәр

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Лениногорск урманчылыгы белгечләре Иске Иштирәк урта мәктәбенең «Яшь урманчылар» һәм Лениногорск шәһәрендә 3 нче урта мәктәпнең  «Дубки» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман – безнең байлык» темасына әңгәмә һәм «Экогеройлар» интеллектуаль уенын уздырганнар. Чаралар Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә багышланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый лекция һәм уеннарны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында укучылар урман экосистемалары, аларның структурасы, төрләре, урман тармагы һөнәрләре турында белгәннәр, пластик төрләрен һәм маркаларын аңларга, калдыкларны сортларга һәм утильләштерергә өйрәнгәннәр.

«Экогеройлар» уены балаларга үзләрен геройлар итеп хис итәргә мөмкинлек бирә, экология дөньясына чумдыра. Минемчә, мондый интерактивлар балаларда экологик җаваплылыкны иң нәтиҗәле ысул белән формалаштырырга мөмкинлек бирә, – дип сөйләде урман мастеры Елена Тихонова. –  Балалар алган белемнәрен тормышта кулланырга вәгъдә иттеләр».

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне (World Environment Day) – ел саен 5 июньдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган экологик бәйрәм. Ул 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27нче сессиясендә (1972 елның 15 декабрендәге A/RES/2994 номерлы резолюция) гамәлгә куелган.

Гадәттәгечә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә территорияләрне җыештыру буенча чаралар уза, табигатьне саклау темасына багышланган форумнар, конференцияләр һ.б. үткәрелә. Россия Федерациясендә 2008 елдан башлап 5 нче июньдә Эколог көне дә билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International