Чирмешән районы Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләре «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында (Краснодар крае) «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашачак.
Исегезгә төшерик, «Лесной подрост» сменасында катнашу өчен конкурс биремен үтәргә кирәк иде. Коллективлар «Мәктәп урманчылыгының проект-тикшеренү эшчәнлеге» номинациясендә конкурс сайлап алуын узарга һәм урманнарны саклау һәм яклау буенча үзләренең гамәли эшчәнлек нәтиҗәләрен юнәлтергә тиеш булалар.
Мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен «Лесной подрост» профильле тематик сменасы 2023 елның 23 июненнән 13 июленә кадәр узачак. Тематик программа кысаларында яшь экоактивистлар «Лесной подрост» программасы буенча укулар узачак, мастер-классларда, экология, урманны саклау һәм яклау өлкәсендәге тикшеренү һәм иҗади проектларда катнашачаклар, шулай ук урман ресурсларын өйрәнүнең югары технологияле ысуллары белән танышачаклар. Шул исәптән, дроннар белән идарә итәргә һәм читтән торып, урманнар турында мәгълүмат алырга өйрәнәчәкләр.