Түбән Новгородта Урман комплексын цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Түбән Новгородта «Урман комплексының цифрлы трансформациясе һәм Россия Федерациясендә аренда мөнәсәбәтләрен үстерү» темасына киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков рәислегендә узды.

Киңәшмә эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан –ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, шулай ук бизнес-берләшмә вәкилләре катнашты.

Төп доклад белән Рослесхоз башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков чыгыш ясады. Ул урман законнарындагы соңгы үзгәрешләргә тукталды, алар урман бүлемтекләрен аерып чыгаруга, таксацияләүгә, сатулашу аша агач сатуга, урман участокларын арендалау, агач ташу килешүләрен төзүгә һәм башкаларга кагыла иде Ул Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Исегезгә төшерәбез, быел Ульяновск, Архангельск һәм Мәскәү өлкәләрендә әлеге системага сынап карау өчен тест уздыру планлаштырылган.

Моннан тыш, утырыш барышында урманнардан файдалануның аерым төрләре өчен урман бүлемтекләрен ерып чыгару һәм таксацияләү процедурасын гадиләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International