ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган конкурсларга йомгак ясалды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Һөнәри берлекнең Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Кызыл җәй – син иң матуры» сөйләүчеләр  конкурсына һәм «Бәхетле балачак» фотоконкурсына йомгак ясалды. Аларны оештыручы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы.

«Кызыл җәй – син иң матуры» сөйләүчеләр конкурсы Министрлык һәм аның ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалары арасында үткәрелде. Конкурска барлыгы 40 артык эш килгән булган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 4-6 яшьлекләр категориясендә беренче урынны – Сафина Абдрахимова (эш Әлмәт урман хуҗалыгыннан алынган), икенче урынны – Сөләймән Гайфуллин («Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ), өченче урынны Варвара Козина («Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ) яулаган.

7-10 яшьлекләр категориясендә беренче урынга – Амалия Хәсәнова (ТР «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ), икенче урынга – Асель Ермолаева (ТР «Алабуга урманчылыгы» ДКУ), өченче урынга Артем Фәхразиев («Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ) лаек булган.

11-15 яшь категориясендә Азалия Гарипова (ТР «Арча урманчылыгы» ДКУ) җиңү яулаган, икенче урында – Влада Урамова (ТР «Зәй урманчылыгы» ДКУ), өченче урында – Әлмир Тәһәвиев (ТР «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ).

«Бәхетле балачак» фотоконкурсы Министрлык хезмәткәрләренең балалары арасында «Стоп-кадр!» һәм «Бала көлүе» дигән ике номинация буенча үткәрелде. Конкурска 20дән артык эш килгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Стоп-кадр!» номинациясе буенча җиңүче – Арина Шамова, «Бала көлүе» номинациясендә – Розалина Ногуманова.

Бүген барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Балаларга һәм аларның ата-аналарына бүләкләрне Министрлыкның башлангыч һөнәри берлек оешмалары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр рәисләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International