ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елның 30 маендагы 07-07/60-к номерлы боерыгы белән «Биләр урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа директоры билгеләнде. Ул Роберт Рамил улы Сибгатуллин була.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров учреждение коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Роберт Сибгатуллинны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Роберт Сибгатуллин 1984 елның 19 мартында Чистай районы Мөслим авылында туган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеген алган.
Роберт Сибгатуллинның 15 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә урман мастеры, Биләр урманчылыгының Алексеевск кишәрлегендә участок урманчысы булып эшли.
Эшләгән елларында ике тапкыр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2015, 2020 еллар).