Журналистлар һәм блогерлар арасында «ЛЕС-ПРЕСС» I Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2023 елның 2 июне, җомга

Журналистлар һәм блогерлар арасында «ЛЕС-ПРЕСС» I Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Катнашу өчен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Россиянең урман хуҗалыгы, табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче блогерлар чакырыла. Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.

Материаллар 2023 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр бастырылырга тиеш. Конкурс эшләрен бер яки берничә номинациядә тапшырырга мөмкин:

– «Телевидение» – ММЧда видеоматериал;

– «Радио» – ММЧда аудиоматериал;

– «Беренче полоса» – ММЧда текстлы материал;

– «Интервью» – ММЧда интервью;

– «ЭкоБлог» – социаль челтәрләрдә (Telegram, Vkontakte, Одноклассники, RuTube) урнаштырылган автор материалы.

Барлык материаллар да Рослесхоз, аның департаментлары, Рослесхозның ведомство карамагындагы оешмалары яки төбәк урман ведомстволары эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш.

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурска нәтиҗәләр 2024 елның I кварталында ясалачак. Конкурс нигезләмәсе, катнашу шартлары белән тулырак итеп әлеге сайт аша танышырга һәм гариза бирергә мөмкин: https://rosleshoz.gov.ru/press/konkurssmi.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International