ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Шәһәр яны урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Лаеш районында булды. Анда ул Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 61, 62 кварталларда урнашкан  Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы базислы урман питомнигын карады. Аны канраганда министрны җитәкче-урманчы Илнур Кәшафеев һәм кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин озатып йөрде.

Әлеге питомникның мәйданы 57 гектар тәшкил итә. Министрга быел биредә 0,5 гектар мәйданда чәчү үткәрелүе турында сөйләделәр. Европа чыршысы, гади имән һәм сабаклы имән орлыклары чәчелгән.

Шулай ук Равил Кузюровка питомникның мәктәп бүлеген дә күрсәттеләр. Агымдагы елда анда 4 мең данә вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге һәм гади миләш, 5 мең данә Европа чыршысы, 500 данә шар формасындагы тал, 1,5 мең данә пирамидалы тирәк, 1 мең данә ясмин, 1,5 мең данә чәнечкеле үсемлекләр үстерүгә салынган Диабло пузыреплоднигы, 1,5 мең данә куыклы Диабло сабакларын һәм 500 данә тау нараты кәлшәләрен үстереп бетерү өчен калдырганнар.

Куакларның декоратив токым үсемлекләрен үстерү мәсьәләсе министрда аерым кызыксыну тудырды. «Ясмин – аеруча популяр, Казанда һәм якын-тирәдәге торак пунктларда дача участокларын яшелләндерү өчен нәкъ менә аны күбрәк алалар», – дип хәбәр итте Илнур Кәшафиев.

Эш сәфәре ахырында «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International