13 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы сакланачак

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 6-12 июнендә Татарстан Республикасының аерым районнарында урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары сакланачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.05.2023 ел, №621 карары нигезендә Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары белән керүгә карата 22 майдан башлап 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылды һәм урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелде. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International