Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында беренче урынны алды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы 2022 ел өчен йомгаклау рейтингын әзерләгән.
Татарстаннан тыш, топ-10 төбәк исемлегенә Ленинград, Смоленск, Вологда, Ярославль, Түбән Новгород, Тверь, Ульяновск, Брянск өлкәләре һәм Төньяк Осетия-Алания Республикасы кергән.
Гомумән алганда, 12 төбәктә шактый уңай динамика күзәтелә. Алар рейтингта 10 һәм аннан да күбрәк пунктка күтәрелә алганнар. Мәсәлән, Башкортстан Республикасы, Төньяк Осетия-Алания 24 позициягә күтәрелгән. Аерым алганда, бу урманнарны янгыннан саклауны яхшырту, урман күзәтчелеге һәм урманнарны авырулардан саклау буенча контрольне көчәйтү белән бәйле. Чечен Республикасы рейтингта 22 позициягә менгән, урманнарны яңадан үрчетү эшен шактый яхшырта алган.
Рейтингта соңгы урыннарны Оренбург, Әстерхан, Орлов, Сарытау өлкәләре һәм башка төбәкләр алган. Нәтиҗәлелекнең иң зур кимүе урманнарны янгыннан саклау һәм яклау ягыннан билгеләнә. Беренче чиратта бу янгынны бетерү срокларының артуы һәм бер янгынның уртача мәйданының үсүе белән бәйле.
Белешмә өчен.
2021 елда Россиядә урман хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча топ-10 төбәкләр арасына Липецк, Тверь, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан Республикалары, Ленинград өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Вологда, Смоленск, Ярославль һәм Брянск өлкәләре кергән иде.
Төбәкләрдә урман ведомстволарының эше 7 төркемгә бүленгән 36 критерий буенча бәяләнә: урманнарны янгыннан саклау, урман күзәтчелеге, урманнардан файдалану, аны яклау, яңадан үрчетү, урманнарны саклау, ведомстволарның финанс-икътисадый эшчәнлеге.