Лаеш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Галия Мрасова янына килеп, аны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Очрашу барышында белгечләр аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Мрасова Галия Хөсәен кызы 1950 елда Шәһәр яны урман хуҗалыгында эшли башлый. 1960 елда Лаеш урман хуҗалыгына эшкә урнаша, анда 1990 елга кадәр урман культурачысы вазыйфасын башкара. Фидакарь хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен берничә тапкыр урман хуҗалыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.