Бүген Саратов шәһәрендә Идел буе федераль округы төбәкләрендә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Видеоконференция режимында узган чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.
Утырышта катнашучыларны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Саратов өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Роман Ковальский, Саратов өлкәсе табигый ресурслар һәм экология министры Константин Доронин һәм Н.И. Вавилов исемендәге Саратов дәүләт генетика, биотехнология һәм инженерия университеты ректоры Дмитрий Соловьев сәламләде.
Киңәшмә барышында язгы урман культуралары сезоны кысаларында башкарылган чаралар һәм 2023 елда Идел буе федераль округы төбәкләрендә компенсацияле урман торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Докладлар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнардан файдалануны һәм яңадан торгызуны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Татьяна Ведяшкина, «Рослесозащита» ФБУ директоры урынбасары Мария Игнатова һәм урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Үз чыгышында министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «№рманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылуы турында сөйләде. Бу елда «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу гамәлгә ашырылачак.
Шул ук вакытта Татарстанда 2508,1 гектар мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 22,3 гектарда урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылган.
«Компенсацияле урман торгызуга килгәндә, хәзерге вакытта мондый эшләр башкарырга кирәк булган җирләрнең гомуми мәйданы 440 гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә 421 гектар мәйданда эшләр башкаруга гариза бирелгән», – дип нәтиҗә ясады Илгизәр Зарипов.