Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Видеоконференция режимында узган утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Үз чыгышында Илгизәр Зарипов ел башыннан дәүләт урман инспекторлары тарафыннан контрольдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә 65 контрольлек (күзәтчелек) чарасының, 2,9 мең профилактик чараның, шул исәптән 593 консультация уздырылуы турында сөйләде.
«Урманчылыкларның җитәкче-урманчыларына урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләре үтәлешен бәяләү максатыннан, контрольдәге затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контроль (күзәтчелек) чараларын көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Аның сүзләренчә, урман янгыннары килеп чыгуны һәм урман законнары бозылуны кисәтү максатында, урман фонды җирләрендә патрульлек итүне арттырырга кирәк.
«Халык арасында профилактика эшенә, агачларны законсыз кисү һәм әйләнештә йөртү өчен җаваплылык турында аңлатуга аерым игътибар бирергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Илгизәр Зарипов.