Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре башланып китте. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
Минзәлә урман хуҗалыгы белгечләре беренчеләрдән булып эшкә керешкән.
Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 12,9 мең га мәйданда башкарылачак. Эшләрнең иң зур күләмнәре Минзәлә (964 га), Кызыл Йолдыз (850 га), Кама (716 га) һәм Азнакай (700 га) урманчылыклары урман фонды территориясендә планлаштырылган.
Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.