Министр урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Әлмәт районнарында эш сәфәрендә булды. Максаты – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу.

Лениногорск районында Рәис Гомәров  «Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү участогын карады, Лениногорск кишәрлегенең 27 нче кварталында яшь агачларны карау һәм Лениногорск урманчылыгының Шөгер кишәрлегендәге 74 нче кварталда урман культураларын агротехник карау буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Аны җитәкче-урманчы Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков озата йөрделәр.

Радий Салихов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск урманчылыгы территориясендә 37 гектар мәйданда агротехник карау эшләре башкарылган. «План буенча барлыгы – 180 гектар, – дип өстәде ул. – 2 берәмлек техника эшли».

Әлмәт районында Рәис Гомәров Миңнебай кишәрлеге территориясендәге ылыслы агачларның торышын тикшерде һәм капиталь ремонт үткәрелгән ТР «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ административ бинасын карады. Министр урынбасарын җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин һәм урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхин озата йөрде. Аңа быел республика программасы буенча бинада эчке һәм тышкы бизәкләү эшләренең башкарылуы, пластик тәрәзәләр урнаштырылуы, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системаларының ремонтлануы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International