ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУ дәүләт урман инспекторлары урман хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек башлануга бәйле рәвештә әңгәмә формасында профилактик визитлар үткәрәләр. Визитлар барышында контрольдә тотылган затларга үз эшчәнлекләренә яки алар кулланган контрольлек объектларына куелган мәҗбүри таләпләр, аларның куркынычлылык критерийларына туры килүе, куркыныч категориясен киметүнең нигезләре һәм киңәш ителә торган ысуллары, шулай ук контрольдә тотылган затларга карата үткәрелә торган контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый профилактик визитлар зур куркыныч категориясенә кертелгән контрольлек объектларына һәм урманнардан яки урман участокларыннан беренче тапкыр файдалана башлаган, контрольлектәге затларга карата үткәрелә.