Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 июненә республикада 35 км озынлыкта (планның 31%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 155 км (35%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.
Мондый эшләрне республиканың Әлки, Болгар, Биләр, Ары, Кама, Мамадыш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре тәмамлаган.
«Татарстан Республикасында янгынга каршы юллар төзүгә аерым игътибар бирелә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Аларны, янгын буенча куркыныч урыннарга һәм сулыкларга автотранспорт белән үтеп керүне тәэмин итү өчен, булган урман юллары челтәренә өстәп коралар. Юл төзү һәм реконструкцияләү эшләре агач төпләрен алу, юлны чистарту һәм тигезләү, гатейлар, канаулар, инешләр аша чыгу урыннары төзүдән гыйбарәт.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.