Татарстан Республикасында республика программа чаралары кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр биналарына ремонт ясала

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әлеге программаларда катнашуы 2025 елга кадәр озайтылды.

«2023-2025 елларга гомуми суммасы 211,5 миллион сум булган 43 бинаны ремонтлау планлаштырыла», – дип хәбәр итте Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев.

Аның сүзләренә караганда, быел Арча, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Кәләй, Минзәлә урманчылыкларында, Азнакай, Кама һәм Нурлат урман хуҗалыкларында 9 объект ремонтланачак. Бинаның торышына карап, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре, вентиляция, электр энергиясе белән тәэмин итү, җылыту системаларын ремонтлау һ.б. эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 3 бинада ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International