Әлмәт урманчылыгының Акташ кишәрлеге территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район семинар-киңәшмәсе узды. Чарада «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында катнашучылар урман культураларын утырту сыйфатын, агротехник карау буенча башкарылган эшләрне һәм агымдагы елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын бәяләделәр. Аңлатмаларны Акташ кишәрлеге урманчысы Ирек Гыйбадуллин бирде.
«Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Расыйх Фәтхетдинов сүзләренчә, мондый семинар-киңәшмәләрне башка кишәрлеккә караган урманчылыклар территориясендә дә уздыру планлаштырыла.