ТР Урманны саклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган

2023 елның 9 июне, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 3 номинация буенча үткәрелгән: «Урманны саклау һәм урманны торгызу», «Урманның матурлыгы» һәм «3000 елда урман». Конкурска барлыгы 60 артык эш килгән булган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Урманның матурлыгы» номинациясендә 7-9 яшь категориясендә Руслана Салихова (Зеленодольск шәһәре), 10-12 яшь категориясендә Даниил Топонцев (Казан шәһәре), 13-16 яшь категориясендә Юлия Яшина (Казан шәһәре) җиңүче булган.

«Урманны саклау һәм урманны торгызу» номинациясендә 13-16 яшь категориясендә Виктория Боровкова җиңү яулаган (Зеленодольск шәһәре).

«3000 елда урман» номинациясендә 10-12 яшь категориясендә Светлана Лапина җиңүче булган (Казан шәһәре), 13-16 яшь категориясендә – Камилла Ишкальдина (Түбән Кама шәһәре).

Төбәк этабында җиңүчеләрнең эшләре конкурсның икенче федераль этабында катнашу өчен «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ җибәреләчәк. Шулай ук конкурста җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгеннән дипломнар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International