ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре бара. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.
«Барлыгы 4 миллион данә гади имән орлыгы чәчү планлаштырыла, – дип сөйләде үзәк директоры Азат Зиннәтуллин. – Гадәттәгечә, 2 сменада 16 кеше эшли».
Исегезгә төшерик, стандарт утырту материалы үстерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2022 елда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм урман хуҗалыкларының 51 базислы урман питомнигында 33,95 млн. стандарт утырту материалы үстерелгән, шулардан ылыслы токымнар – 25,5 млн.данә, яфраклы токымнар – 7,8 млн.данә, куаклар – 0,65 млн.данә.
2023 елда 30,9 млн. данәдән артык стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.