ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы “Мин чиста пляж яклы” бөтенроссия акциясендә катнашты

2013 елның 24 августы, шимбә

Акция Россиянең 17 районында үткәрелде. “Берәм Россия” политик партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе үзенә бер мәйданчык итеп “Шәһәр яны урманчылыгы”ның Зәңгәр күлен сайлаган иде. Партия активистлары, Татарстан Урман хуҗалыгы белгечләре белән бергә, күл буе территориясендә агач утыртуда, чүп-чар җыештыруда, күперне төзәтүдә катнаштылар. Татарстанның “Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урманчылыгы” дәүләти бюджет оешмасы бу табигать саклау акциясен үткәрү өчен бушлай 3 кубометр агач материалы, ябык тамыр системалы 2000 утырту материалы бүлеп бирде, урман культуралары утырту кишәрлеген әзерләү эшләрен башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International