24 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының югары классы сакланачак

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Гидрометеорология идарәсе мәгълүматлары буенча, 2023 елның 13-23 июнендә Татарстан Республикасының аерым районнарында урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары сакланачак.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарны урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өнди. Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International