Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Исегезгә төшерик, бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 1,5 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 39 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 170 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 260 артык аншлаг, стендлар һәм плакатлар куелган, 9,8 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.
«Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе алтынчы ел рәттән уза. 2018 елдан 2022 елга кадәр аңа Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы, Рослесхоз, «Авиалесоохрана» ФБУ, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Ирекле урман янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, Россия укучылар хәрәкәте һәм башка оешмалар ярдәм итә.