Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров ТР Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Объектларны караганда аны «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов озата йөрде.
Эш визиты барышында Рәис Гомәров җитештерү участогын, урман хуҗалыгының базислы урман питомнигын карады, Әлки урманчылыгының Караелга кишәрлегенең 49 һәм 53 кварталларында урман культуралары торышын һәм урманны карау сыйфатын бәяләде.
Шулай ук министр урынбасары быел урман корткычларын бетерү чаралары уздырылган урыннарны карады. Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, барлыгы 7,9 мең гектар мәйдан эшкәртелгән.