Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында базислы урман питомникларында стандарт утырту материалын үстерү буенча комплекслы эш дәвам итә.
«Чәчүлекләрне карау – катлаулы процесс түгел, әмма шул ук вакытта күп вакыт һәм көч таләп итә, – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Асылда ул чәчүлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, чүп үләннәрен бетерү, туфракны йомшарту, тукландыру һәм су сибүдән гыйбарәт. Без республикада урман үсентеләрен урман питомникларында үстерелгән утырту материалын кулланып кына булдырабыз. Шулай итеп, без ясалма урман торгызу чараларының яхшырак шытып чыгуын һәм югары сыйфатлы булуын тәэмин итәбез».
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 2020, 2021 һәм 2022 еллардагы чәчүлекләрне карау эшләре алып барыла.
«Быел питомникларда орлык чәчү 22 гектар мәйданда башкарылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Утырту материалы республиканың табигый-климат шартларын исәпкә алып үстерелә. Беренчедән, бу төп урман барлыкка китерүче токымнар – чыршы, имән, карагай, имән, каен, юкә һәм корычагач».
Исегезгә төшерәбез, стандарт утырту материалы җитештерү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел барлыгы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган үсенте җиткерергә кирәк.