«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре урманнарны яңадан торгызганда урман утыртмаларының сыйфат һәм сан характеристикаларын бәяләү эшләрен төгәлләгәннәр. Билгеләп үтик, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Тикшерү объектлары булып 2020-2021 елларда урманнар урнашкан җирләргә караган участоклар тора. Эшләр Саба, Лубян һәм Азнакай урманчылыкларының урман фонды территориясендә 110 га мәйданда башкарылган.
«Урман утырту характеристикаларын бәяләү тикшерелә торган участокларның бөтен мәйданына хас булган урыннарда утыртылган сынау мәйданнарында үткәрелде, – дип сөйләде «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова. – Сынау мәйданнарын утыртканда участок мәйданы һәм сынауда төп токымдагы агачлар саны исәпкә алынды. Сынау мәйданнарының почмаклары һәм үзәге юл казыклары һәм маркировка тасмасы белән беркетелә, географик координаталары билгеләнә, участок фотога төшерелә».
«Тикшерү үткәргәндә участокларның яшь үсентеләргә карата критерийларга һәм таләпләргә туры килүе ачыкланды, аларның мәйданнары урман урнашкан җирләргә кертелергә тиеш, – дип өстәде Венера Ефременкова. – Хәзерге вакытта кыр материалларын эшкәртү бара».