Бөгелмә урман хуҗалыгы белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара

2023 елның 16 июне, җомга

 «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара. Чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

«Урман утыртмаларын үстерү процессында агротехник карау – урман культураларының үсеп китүчәнлеген арттыруга һәм аларның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрү мөһим этап булып тора, – ди Бөгелмә урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова. – Ул туфракны йомшартуны, чүп үләннәрен утауны һәм үсемлекләрне эшкәртүне үз эченә ала».

«Бүгенге көндә агротехник караулар 155 гектар мәйданда үткәрелде, – дип өстәде Нурфия Ибраһимова. – Быел мондый эшләр 410 гектар мәйданда планлаштырылган».

Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 16 июненә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 1 мең га мәйданда башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International