Татарстан Республикасы һәм «Россия экологик операторы» ППК арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2023 елның 16 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән «Россия экологик операторы» ППК арасында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия экологик операторы» ППК генераль директоры Денис Буцаев кул куйдылар.

Килешү Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко катнашында имзаланды.

Хезмәттәшлек каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыруны күздә тота.

Документ каты коммуналь калдыклар эшкәртеләчәк, утильләштереләчәк объектларны төзү проектларын эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дә күздә тота. Аерым алганда, үзара хезмәттәшлек кысаларында Татарстанда чүп-чарны сортлаштыру үзәген, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү комплексын булдыру планлаштырыла.

Килешү имзаланганнан соң Рөстәм Миңнехановның Виктория Абрамченко белән әңгәмәсе булды, анда урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасы инициативасы, экологик хәлне яхшырту мөмкинлекләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Очрашуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International