Татарстанда урманнарга баруны чикли торган чираттагы чара күрелде

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.06.2023 №722 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга килү һәм урманнарга транспорт чаралары белән керүгә карата 16 июньнән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International