Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Роза Гавриловна Бикмөхәммәтованың вафаты уңаеннан туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Без сезнең белән бергә хәсрәт хисләре кичерәбез. Роза Гавриловна якты, игелекле һәм ярдәмчел кеше, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән белгеч иде. Аның турындагы якты хатирәләр йөрәкләребездә сакланыр.
Бикмөхәммәтова Роза Гавриловна (22.03.1928-17.06.2023) 15 елдан артык ТАССР урман хуҗалыгы министрлыгында радист вазыйфасында эшли. Ул Министрлык һәм урман сәнәгате хуҗалыклары арасында элемтәне тәэмин итә, тармак мәгълүматларын, урман янгыннары һәм башка вакыйгалар турында мәгълүматны оператив тапшыра.