ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул быел 17 апрельдән 17 июньгә кадәр узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Чара кысаларында республиканың урман фондыннан 0,7 мең куб. м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган, 3 мең куб.м коры-сары һәм аунак агач черетү өчен җыеп куелган. Акциягә 15 мең кеше кушылган.
Анда Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.
Шул ук вакытта урманнарда 350дән артык аншлаг һәм мәгълүмат тактасы да төзекләндерелгән.
Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.