26-28 июль көннәрендә Санкт-Петербург урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында «Ябык тамыр системалы урман агач токымнарының утырту материалын үстерү» дигән фәнни-гамәли семинар узачак.
Семинар программасында – урман законнарының ябык тамыр системасы белән утырту материалын җитештерүгә яңа таләпләре, импортны алмаштыру шартларында урман агачлары утырту материалын үстерү өчен теплица комплексларын проектлау, эксплуатацияләү һәм технологик җиһазлау үзенчәлекләре, ябык тамыр системасы белән урман агачлары чәчүлекләрен үстерү технологиясе һәм маршанциягә каршы көрәш ысуллары.
Моннан тыш, семинарда катнашучылар Луга шәһәренең селекция-орлыкчылык үзәгендә булачак, анда алар – күркәләрне әзерләү һәм эшкәртүдән башлап кәлшәләрне урман культуралары мәйданына чыгаруга кадәр – ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерү технологиясенең барлык этаплары белән танышачак.
Семинарда катнашу өчен гаризалар 21 июльгә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: kb@spb-niilh.ru.
Тулырак мәгълүматларны биредә белергә мөмкин: https://spb-niilh.ru/news/nauka-lesovosstanovleniya.