http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2023» конкурсы буенча тавыш бирү дәвам итә. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде. Чыршының яше – 136 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.
Тарихи агач дворян Молоствовлар утары янында үсә. Бу утарга сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар һәм танылган галимнәр килә торган булган. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм хәтта Гете белән дә дус булганнар. Ләкин чын легенда булып Озын Аланның соңгы революциягә кадәрге хуҗалары Владимир һәм Елизавета Молоствовларның тормышы тора, алар мирас итеп алган кишәрлекне җирдәге оҗмах кебек эшләргә карар итәләр. Һәм өлешчә алар моны эшлиләр дә.
Быел конкурста барлыгы 69 уникаль агач катнаша. Тавыш бирү агымдагы елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасыннан катнаша торган чыршының бәйге номеры – 26.
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел агачы» конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Конкурста Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булып торган, төрле төбәкләрдә үсә торган табигатьнең гаҗәеп истәлекле булган һәйкәлләре катнаша.