Татарстан белгечләре «Иң яхшы урман кисүче – 2023» һөнәри осталык конкурсында призер булган

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Марий Эл Республикасында «Иң яхшы урман кисүче – 2023» һөнәри осталык конкурсы узды. Чараны оештыручылар булып МЭР Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы һәм, МЭР Урманнан файдаланучылар берлеге ярдәме белән берлектә, «Идел буе дәүләт технология университеты» ФДБМУ тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый конкурсларны үткәрү «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

Ярышларда Марий Эл Республикасы, Татарстан, Чувашия, Брянск, Киров, Түбән Новгород, Кемерово һәм Мәскәү өлкәләреннән урман кисүчеләр һәм студентлар катнашкан. Татарстан Республикасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 3 курс студенты Амаль Мингалимов тәкъдим иткән.

Шартларга ярашлы рәвештә, конкурсантлар бензопычкы чылбырын алыштыру, агач кисү, ботакларны, бүрәнәне катнаш кисү һәм төгәл кисү буенча берничә биремне үтәгәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судьялар сыйфатында Татарстан белгечләре – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев, бүлек консультанты Илфир Гыйбадуллин, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директорының уку-җитештерү эше буенча урынбасары Илдар Галиев һәм көллият укытучысы Ринат Байгобулов.

Татарстан Республикасы белгечләре лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, «Иң яхшы урман кисүче – 2023» һөнәри осталык конкурсы призерлары арасына эләккәннәр. Елена Сафиуллина – хатын-кызлар арасында беренче урынны, Амаль Мингалимов юниорлар арасында икенче урынны алган.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International