«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләрен алып бара.

«Хәзерге вакытта бакчачылык коммерциясез ширкәтләре әгъзалары белән очрашулар үткәрәбез, табигый янгыннар килеп чыгу һәм аларның урман фонды җирләренә күчү мөмкинлеген булдырмас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртәбез, – дип сөйләде җитәкче-урманчы урынбасары Юрий Малькин. – Бүгенге көндә 25тән артык очрашу уздырылды».

«Шулай ук гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү үзенчәлекләре турында да аңлатабыз, – дип өстәде ул. – Шул ук вакытта мәгълүмат хатлары тарату һәм листовкалар элү эше оештырылган. Янгынга каршы пропаганда урман янгыннарын профилактикалауның мөһим өлеше булып тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International