Рослесхоз: «Күп төрле урман ярышлары-2023» катнашучы студент командаларын теркәү башланды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

«Күп төрле урман ярышлары-2023» чарасында катнашу өчен теркәлү гамәлгә ашырыла башлаган. 18-22 сентябрь көннәрендә көллият, техникум һәм урман профилендәге университетларда укучылар урман янгыннарын сүндерү, урманнарны яңадан торгызу, шулай ук урман бүлемтекләрен аерып чыгару һәм таксацияләү күнекмәләрендә ярышачаклар.

Һөнәри ярышларда балалар уку барышында алган гамәли күнекмәләрен һәм белемнәрен күрсәтә алачак. Уку йортлары командалары дүрт конкурс этабында иң яхшылар исеменә ярышачак:

–  «Диләнкедә төп эшләр», «Өлгергән агачлар арасыннан диләнкене аерып чыгару һәм таксацияләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» – техникумнар һәм көллиятләр өчен;

– «Урманны яклау», «Урман кишәрлеген таксацияләү һәм чараларны билгеләү», «Урманнарны яңадан торгызу», «Урман янгынын сүндерүне имитацияләү» – югары уку йортлары өчен.

«Күп төрле урман ярышлары»нда җиңүчеләр һәм призерлар Федераль урман хуҗалыгы агентлыгыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

Командалар составына таләпләр: уку йортларыннан урман профиле юнәлешләре буенча белем алучы, 22 яшькә кадәрге 3 студент, бер озата баручы кеше – команда җитәкчесе/педагогик коллектив вәкиле.

Командаларны теркәү 2023 елның 5 сентябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Чарада катнашу өчен les.obr@rosleshoz.gov.ru электрон адресына тутырылган гариза җибәрергә кирәк.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International