Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман фонды территориясен очкыч ярдәмендә әйләнеп чыкты. Максат урманнарның санитар һәм урман патологик торышы белән танышу иде.
Очыш маршруты ТР Югары Ослан, Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч муниципаль районнары территориясе өстеннән үтте.
Очыш барышында Равил Кузюров быел Идел буе, Кайбыч, Буа, Тәтеш һәм Лаеш урманчылыклары территориясендә барлыкка килгән парсыз ефәк күбәләге чыганакларын карады.
Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча министр парсыз ефәк күбәләге булган урыннарны бетерү чараларын күрү өчен документлар әзерли башларга кушты. Көзге чорда урман утыртмаларына карата күләмле тикшерү үткәреләчәк, ә формалаштырылган документлар алга таба эшне планлаштыру өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май-июнь айларында Татарстан Республикасында 53 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганагын бетерү буенча чаралар үткәрелгән. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган. Эшләр Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендә башкарылган.
Хәзерге вакытта парсыз ефәк күбәләге булган урыннарны бетерү буенча быел үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнә.
Белешмә өчен. Парсыз ефәк күбәләге эребидлар гаиләсеннән булган күбәләк. Ата һәм ана күбәләкләр бик нык аерылалар, формасы белән дә, төсе белән дә, исеме дә шуннан килеп чыккан.
Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге шулай ук Башкортстан Республикасында, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән. Корткычларның барлыкка килүенә сәбәпче буларак, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы, шулай ук энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый.
Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса, шул ук елда алар яңадан яфрак шытып чыгара. Галимнәр мәгълүматлары буенча, урман утыртмаларның коруы һәм һәлак булуы куркынычы яфраклар ике-өч ел рәттән ашалган очракта гына барлыкка килә.