Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерде.
ТР Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүчеләр тарафыннан ике елга якын киң таралган файдалы казылмалар – комны законсыз рәвештә лицензиясез чыгару гамәлгә ашырылуы ачыкланды.
Бу факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле кешеләрне җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелгән.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 171 статьясының 1 өлеше (законсыз эшкуарлык) буенча җинаять эше кузгатылган.