Ары урманчылыгының урман фонды территориясендә 27,4 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылган

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. «Хәзерге вакытта Ары урманчылыгындагы Ашыт кишәрлегенең 85 кварталының 23 бүлемтегендә  санитар-савыктыру чаралары уздырыла, 7 кеше эшли, – дип сөйләде «Ары урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Морат Ибраһимов. – Кишәрлекнең гомуми мәйданы 21,5 гектар тәшкил итә, эшләрне киләсе атнада төгәлләргә планлаштырабыз».

Аның сүзләренә караганда, быел Ары урманчылыгы территориясендә 60 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәреләчәк, шул исәптән 10 гектардан ликвид булмаган агачлар җыеп алыначак.

Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманнарның санитар һәм урман-патологик торышын яхшырту, зарарлы организмнарның таралу куркынычын киметү, урман корткычлары һәм авыруларына каршы көрәшү, урман утыртмаларының үз максатчан функцияләрен тәэмин итү, шулай ук тискәре факторлар тәэсиреннән зыянны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International