Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны корткычлардан саклау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул агымдагы елның май-июнь айларында Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләренең бер өлешендә 53 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләген бетерү буенча чаралар үткәрелүе турында искәртте. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган. Хәзерге вакытта башкарылган чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнә.
«Быел парсыз ефәк күбәләгенең яңа чыганагы теркәлде. Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт урман патологиясе мониторингы мәгълүматлары нигезендә, аларны бетерү чараларын үткәрү өчен, документлар әзерли башларга кирәк», – диде Илгизәр Зарипов.
Аннары дәүләт йөкләмәсен үтәү турында кыскача доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Документлар төзү белән беррәттән, көзге чорда парсыз ефәк күбәләге йомыркаларына нефть сиптерергә кирәк. Бу чара әлеге корткычның популяциясен киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады ул.
Белешмә өчен. Парсыз ефәк күбәләге эребидлар гаиләсеннән булган күбәләк. Ата һәм ана күбәләкләр бик нык аерылалар, формасы белән дә, төсе белән дә, исеме дә шуннан килеп чыккан.
Идел буе федераль округында парсыз ефәк күбәләге шулай ук Башкортстан Республикасында, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән. Корткычларның барлыкка килүенә сәбәпче буларак, шулай ук җылы кыш, язгы чорда дымлы һава торышы, шулай ук энтомофаглар санының кимүе дә йогынты ясый.
Парсыз ефәк күбәләге кортлары агачның яфракларын ашап бетергән булса, шул ук елда алар яңадан яфрак шытып чыгара. Галимнәр мәгълүматлары буенча, урман утыртмаларның коруы һәм һәлак булуы куркынычы яфраклар өч ел рәттән ашалган очракта гына барлыкка килә.