КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен документлар кабул ителә

2023 елның 23 июне, җомга

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына 2023 елда укырга керү өчен документлар кабул ителә. Бакалавриат программасы буенча «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләре буенча, магистратура программасы буенча – «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләре буенча укучылар туплана. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

«Узган елдагы кебек үк, гаризаны һәм документларны читтән торып, югары уку йорты сайтындагы шәхси кабинет яисә Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин, – дип сөйләде факультет деканы Ренат Гафиятов. – Бездә студентларга уңышлы белем бирү өчен бөтен шартлар бар, стипендияләр түләнә, тулай торак бар. Уку вакытында студентлар югары уку йорты эшчәнлегендә, төрле мәдәни-массакүләм чараларда һәм спорт ярышларында актив катнаша».

Тулырак мәгълүматны югары уку йорты сайтында http://priem.kazgau.ru яки 8 (843) 236-66-71, 567-46-30 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International