Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш квалификация эшләре якланды

2023 елның 23 июне, җомга

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау чарасы булды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Галиев, укытучылар Юлия Галиева, Павел Сухов һәм Елена Усова бар иде.

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 20 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү, урман культуралары утырту һ.б. белән бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.

«Барлык студентлар да диплом эшләренең теоретик һәм практик составын уңышлы ачтылар, үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм иҗади потенциалын күрсәттеләр. Балаларның үз позицияләрен дәлилләп яклау осталыгы да сөендерде, – дип аңлатма бирде көллият директоры Рим Фәхразыев. – Эшләр яхшы һәм бик яхшы дип бәяләнде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International