Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында ИФОда урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча видеоконференция режимында штаб утырышы булып узды. Утырыш Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.
Утырыш барышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә урман янгыннары торышы каралды.
Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, ел башыннан округ территориясендә 455 урман янгыны булган, ут телеп узган мәйдан 2,3 мең гектар тәшкил итә. Иң күп урман янгыннары Башкортстан Республикасында (104 очрак), Самар өлкәсендә (64) һәм Пермь краенда (63) булган.
«Алдагы көннәрдә урманнарда янгын куркынычы классының артуы фаразлана, – дип ассызыклады ул. – Янгын куркынычы вәзгыятенә күзәтүне көчәйтергә һәм янгыннар һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының тулы әзерлеген тәэмин итәргә кирәк».