«Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам итә

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Аксубай районы Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Березка» мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчеләре җәйге каникуллар вакытында эшләрен дәвам итәләр. Мәсәлән, бүген укучылар урман тармагы белгечләренә карагай кәлшәләрен базислы урман питомнигының мәктәп бүлегенә күчереп утыртырга ярдәм иткәннәр. Барлыгы 30 кәлшә күчереп утыртылган.

«Үсентеләр 4-5 ел дәвамында махсус билгеләнгән урында үсәчәк. Без барлыгы 200 данә кәлшә күчереп утырттык, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Петр Прокопьев. – Аннан соң алар яңа ел чыршылары кебек урнаштырылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International