«Кәләй урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Бота кишәрлеге мастеры Гөлсирин Хөсәенова «Солнышко» мәктәп яны лагере тәрбияләнүчеләре өчен «Урманнарда янгын куркынычсызлыгы» темасына дәрес үткәргән. Дәрес Молодежный поселогы китапханәсендә узган.
Дәрес барышында Гөлсирин Хөсәенова балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге, урман янгыннарының килеп чыгу төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге дәрес «Утны туктат!» янгынга каршы федераль мәгълүмат кампаниясе кысаларында оештырылган.