Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагын башкару, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, агач әзерләү һәм сату һәм башкалар турында хәбәр иттеләр.

Докладларны тыңлап, министр Равил Кузюров хезмәткәрләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары урнаштыру, участокларны урман фондына күчерү, 29.07.2017 № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру, урман тармагын цифрлаштыру һәм мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Урман фонды җирләрендә патрульлек итүне, шулай ук профилактик чаралар үткәрүне көчәйтергә кирәк. Тик системалы һәм сыйфатлы корылган эш кенә урман законнары таләпләре үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итә алачак», – дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International