Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш квалификация эшләре якланды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 32 нче икътисад төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, көллият директоры Рим Фәхразыев, укытучы Надежда Сухова, бухгалтерлар Татьяна Козырева, Татьяна Пантелеева һәм кадрлар әзерләү буенча белгеч Галина Фәттахова бар иде.

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 20 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына бухгалтерлык исәбен алып бару, оешмаларда салым исәбен алып бару, төп чараларны инвентаризацияләү тәртибе, финанс хисаплылыгын төзү һ.б. белән бәйле диплом проектларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International