Бүген «School bus» балалар үсеше үзәге каршындагы лагерьда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов балаларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Лубян урман-техник көллияте һ.б. турында сөйләде.