ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман корткычларын бетерү буенча уздырылган чараларның биологик нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген министрлыкта Татарстан Республикасында зарарлы организмнар санын юк итү яки киметү буенча уздырылган чараларның биологик нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссия утырышы узды. Утырыш урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.

Видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ, «Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механизацияләү фәнни-тикшеренү институты» ФБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре, җитәкче-урманчылар һ.б. катнашты.

Утырыш барышында быел урман корткычлары булган урыннарны бетерү буенча үткәрелгән чараларның нәтиҗәләре каралды. Исегезгә төшерәбез, чаралар Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары чикләрендә 53 мең га мәйданда үтәлгән. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International