ТР Әлмәт муниципаль районында урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча эш планы турында фикер алыштылар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

ТР Әлмәт муниципаль районында җәйге чорда урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү буенча эш планы турында фикер алыштылар. Киңәшмә «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ базасында узды, анда урманчылык һәм «Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында урман культураларын агротехник карау, янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү, урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү, санитар-савыктыру чаралары һ.б. мәсьәләләр каралды.

Җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин белгечләргә урманнарда янгын куркынычы сезоны кысаларында халык арасында аңлату эшен көчәйтергә кушты. «Бу янгын чыгу куркынычы янаган торышны күзәтүгә дә кагыла. Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычының югары классы саклана, контрольне йомшартырга ярамый», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International